news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмир Низамов һәм Эльмира Кәлимуллина Мәскәүдә музыкаль кичә үздырды

Музыкаль дуэт – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Эльмир Низамов һәм Татарстанның халык артисты, «Голос» шоуы финалисты Эльмира Кәлимуллина Мәскәүдә җылы иҗади очрашу уздырды. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Исмаил Әхмәтовның мәгариф һәм мәдәнияткә ярдәм итү фонды»ның залында талантлы артистларның иҗатын сөючеләр җыелды. Кунаклар музыкантларның тормышы һәм иҗаты белән танышты, аларның музыкага ничек килгәнен һәм әсәрләрен ничек иҗат иткәнен белде, шулай ук аларның гаилә тормышыннан төрле тарихлар ишетте.

Мәскәү тамашачылары өчен шагыйрь Фатыйх Кәримнең тексты һәм Эльмир Низамов музыкасына иҗат ителгән, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган яңа җыр беренче тапкыр яңгырады. Әсәр тыңлаучыларның йөрәгенә үтеп керде.

Кичәнең махсус кунагы буларак Россия һәм Татарстанның атказанган артисты, театр һәм кино актеры Камил Ларин чакырылган иде.

Чара Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәге (Казан шәһәре) ярдәмендә оештырылды.

9 майда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot