news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина һәм Мубай өчлеге ачык һавада эксклюзив кичә ясады

Концерт Татарстан Республикасы Милли музееның яңартылган эчке ишегалдына үтте.

Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина һәм Мубай өчлеге ачык һавада эксклюзив кичә ясады
Михаил Захаров

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина һәм Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) өчлеге үз тамашачысын яңа мәйданчыкка — Татарстан Республикасы Милли музееның яңартылган эчке ишегалдына җыйды.

«Безнең бу концертларыбызны оештыручы Дмитрий Ильин күп артистлар чакырып зур кичә ясарга тели. Ләкин бу бик мәшәкатьле эш, әлегә ике артист белән ясап карарга булдык. Без Эльмира һәм Илдарны бергә кушып карадык», — диде Эльмир концерт башланыр алдыннан.

«Илдар белән эшләү үзе бер могҗиза. Аны барыбыз да беләбез. Ул бу җиһанга каяндыр килер төшкән кеше. Ә Эльмира яңа заман музыкасы бик ачык кеше. Бөтен идеягә курыкмыйча алына. Минем күп җырларым аңа туры килә», — диде ул.

Эльмир концерт өчен үзенең театраль музыкасын сайлаган иде. Мубай һәм Эльмира Кәлимуллина композиторның Камал һәм Минзәлә театры спектакльләре өчен язылган җырларын башкарды.

Мубайның Эльмира белән өч дуэты — кичәнең эксклюзивы булды. «Мин дуэт җырлар күнекмәгән. Гитара уйнаганда да ул тере кебек, игътибарны ала. Ә янында тере булганда бигерәк тә, янындагы җырчы — дөньядагы иң катлаулы инструмент», диде Мубай-Илдар Мөбәрәкшин.

  • Эльмир Низамовның иҗат кичәсе — Татарстан Республикасы Милли музееның яңартылган эчке ишегалдындагы өченче концерт. Биредәге ачык һавадагы кичәләр Мәдәният министрлыгы ярдәмендә булдырылган «Һава» проекты кысаларында үткәрелә.
  • Музейның ишегалды затлы, заманча итеп төзекләндерелгән. Сәхнә ясалган, урындыклар һәм эскәмияләр тезелгән. Оештыручылар һава торышы мөмкинлекләренә карап, музыка, кино, музыка, әдәбият, театр, лекцияләр һәм концертлар вәгъдә итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100