news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов: Балалар өчен җырларда кызыклы образлар булырга тиеш

Җырның үз «фишкасы» булмаса, баланы кызыксындырырга авыр, ди композитор.

Эльмир Низамов: Балалар өчен җырларда кызыклы образлар булырга тиеш

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов фикеренчә, балалар өчен җырларның «фишкасы» – кызыклы образы булырга тиеш. 

Эльмир Низамов «ШАЯН ТВ» оештыра торган «Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы булып тора. Ул балалар өчен кызыклы җырларның нинди булуы турында сөйләде.

«Җырларда кызык образлар булырга тиеш. Ул текстта, көйдә, аранжировкада чагылырга мөмкин. Андый «фишка» булмаса, баланы кызыксындырырга авыр. Бәйгедә катнашу өчен җыр профессиональ, милли рухлы, актуаль текстлы булырга тиеш. Андый җырларны язу җиңел түгел. Оригиналь форма табарга кыен. Безнең авторлар тырыша», – диде ул.

Ул балалар өчен җыр язу зурларга язган кебек һәм әйбәтрәк булырга тиеш, дигән сүзләрне искә төшерде. Ул әйтем белән тулысынча килешүен белдерде.

Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. Эльмир Низамов үзе дә балалар өчен җырлар иҗат итә, әмма жюри әгъзасы булгач, бәйгедә катнаша алмый. «Бу бәйге иҗат эшен дәвам итәргә өнди һәм илһамландыра. Берәр елны жюри булмасам, катнашыр идем», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100