Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмир Низамов балалар өчен музыка иҗат итү турында: Ул җиңел һәм кызыклы булырга тиеш
Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил һәм Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты Эльмир Низамов балалар өчен музыка иҗат итүнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Бу хакта ул «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концертында әйтте.
«Кемдер: «Балалар өчен дә язарга кирәк», - дип әйткән. Балалар өчен музыка язу җиңел түгел, чөнки ул алар өчен кызыклы да, җиңел дә булырга тиеш. Минемчә, композиторларыбызның иҗатында балаларга да урын булуы – зур эш. Балалар ул – киләчәк тамашачыбыз. Музыкага мәхәббәт, шулай ук, балачактан туа. Шуңа күрә без үзебез язган музыканы балаларга таныштырмасак, кем таныштырыр? Кем музыкаль мәхәббәтне уятыр?» – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Эльмир Низамов фикеренчә, һәр композиторның миссиясе бар. Ул әлеге фестивальнең үткәрелүенә шат булуын әйтте.
«Бердәмлектә – көч. Композиторлар Татарстанда гына түгел, төрле төбәкләрдә дә бар, алар иҗат итә. Шундый фестиваль аша без бер-беребезне күрәбез, әсәрләрне ишетәбез, танышабыз, үзебез белән таныштырабыз. Аралашу һәм элемтәләрнең барлыкка килүенә сөендем. Һәр композиторның үз юлы. Ләкин без башка милләт композиторларының да балалар өчен ничек иҗат итүен белдек. Кызыклы бер лаборатория булды», - диде ул.
Кичәдә Эльмир Низамовның Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Ай һәм кояш» дигән җыры яңгырады.
«Җырны берничә ел элек махсус Габдулла Тукайның юбилеена дип язган идем. Җырның яши башлавына шатмын. Ул бит әле җыентыкта да басылып чыкты. Хор коллективлары, музыка һәм сәнгать балалар мәктәпләренә таралып, безнең иҗатыбыз белән нәни тамашачыларыбыз да танышыр дип уйлыйм», - диде композитор.
«Балаларга музыка» фестивале өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә иҗат ителгән 50дән артык яңа әсәрләр яңгырады. Алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгында урын алган. Фестивальне оештыруда Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзалары Гөлнара Тимербулатова һәм Елена Анисимова җаваплы.
Фестиваль Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән балалар-яшүсмерләр академик вокал һәм хор музыкасын үстерүгә һәм популярлаштыруга, балалар музыка мәктәпләренең педагогик репертуарын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Фестиваль «Балаларга музыка – Заманча композиторның иҗат остаханәсе» коллективы тарафыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте һәм «САФ» балалар үсешенә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз