news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмир Низамов: Александр Ключарев иҗаты татар музыкасына хөрмәт белән сугарылган

19 февральдә күренекле композитор Александр Ключаревның тууына 120 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан композитор Эльмир Низамов үзенең каналында аның музыкасы белән беренче очрашуын искә төшергән.

Эльмир Низамов: Александр Ключарев иҗаты татар музыкасына хөрмәт белән сугарылган
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Александр Ключарев – минем өчен татар музыкасы дөньясында аерым урын тоткан фигура. Татар академик музыкасы белән беренче очрашуым Ключарев музыкасыннан башланды. Миңа 12 яшь иде. Без гаиләбез белән Ульяновскида яши идек. Балалар музыка мәктәбендә укыганда фортепиано буенча беренче педагогым Галина Сергеевна Сидорова миңа, өйрәнү өчен, «Шүрәле» пьесасын бирде. Якты, җанлы, уртасы ре мажорда язылган матур пьеса иде - әле дә яхшы хәтерлим. Галина Сергеевна татар малаеның татар музыкасы белән таныш булырга тиешлеген яхшы аңлап, миңа өйрәнергә шул музыканы биргән бит инде. Ключаревның бу әсәре чыннан да мин моңарчы өйрәнгәннәрдән аерылып тора иде. Казанга күченеп килгәч, мин бу композитор белән ныграк таныштым.

Чыгышы буенча татар булмаса да, татар тирәлегендә формалашып, ул иң күренекле татар композиторларының берсенә әверелгән. Композиторның тавышы еш кына ул яшәгән тирәлек тавышы – бу шуны тагын бер кат раслый торган мисал. Аның иҗаты татар музыкасына хөрмәт белән сугарылган. Аны һәм аның татар музыкасына мәхәббәтен тоясыгыз килсә, Александр Ключарев музыкасын тыңлагыз», – ди ул.

Эльмир Низамовның фикерләрен аның каналыннан алып, «Интертат» сайтына Рузилә Мөхәммәтова язган.

news_right_1
news_right_2
news_bot