news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Нәбиуллин: Җыелмада үземне яңа уенчы кебек хис итәм

"Рубин" футболчысы ике елдан соң кабат ил данын якларга чакыру алды.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Россия футбол җыелмасына чакыру алган Казанның “Рубин” футбол командасы сакчысы Эльмир Нәбиуллин, ил данын моңа кадәр яклаганы булса да, составта үзен яңа уенчы буларак хис итүен җиткергән.
 
“Күнегүләр вакытында һәрчак төрле состав сынап карала. Барыбыз да әзер, әлегә кемнең уйнаячагы гына аңлашылмый. Миңа әлеге схема буенча уйнавы рәхәт. Башта кыен иде – ят уенчылар, ләкин хәзер күпкә җиңелрәк. Җыелма командага чакыруларына шатмын. Күптән составка эләккәнем булмагач, үземне яңа уенчы буларак хис итәм”, – дигән "Р-Спорт"ка Эльмир Нәбиуллин.
 
Исегезгә төшерәбез, Казан футбол мәктәбе шәкерте Эльмир Нәбиуллин ил җыелмасына тәүге тапкыр 2015 елның мартында – Казахстан командасына каршы иптәшләрчә уенга чакырылган иде. Шуннан бирле ил җыелмасына эләккәне булмады. 3 сентябрьдә Россия футболчылары Мәскәүнең “Динамо” командасына каршы контроль матч уздыра.
 
“Төп максат – “Динамо”ны оту һәм яхшы уен күрсәтү”, – ди татар футболчысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100