Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Əлмәттә Заманча драматургия интенсив семинары бара
Əлмәттә Заманча драматургия интенсив семинарының икенче туры башланып китте.
«Кыска арада пьеса язылырга мөмкинлегенә ышанмаган идем. Əмма әсәрләр бер бер артлы килә башлады. Əлеге семинарның икенче өлешенә без бик күренекле шәхесләрне чакырдык. Алар күп белә, күп укыган һәм безнең катнашучыларны күп нәрсәгә өйрәтә ала», – дип семинарны ачып җибәрде Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.
Экспертлар сыйфатында чарада театр тәнкыйтьчесе, арт-менеджер Павел Руднев, язучы һәм сценарист Родион Белецкий, режиссер Искәндәр Сакаев чакырылган. Семинар Уфа режиссеры Зиннур Сөләймановның авторлык методикасы нигезендә үткәрелә.
«Бүген заманча театрның чикләрен күзәтергә алынган фикердәшләр җыелган, биредә кызыклы профессиональ диалог көтелә. Əлмәт мәдәни яңа идеяләргә һәм экспериметларга ачык», – диде «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина.
Семинар кысаларында 9 пьеса язылды. Беренче көнне 4 пьеса анализланды. Камилләштерү буенча киңәшләр бирелде. Шулай ук, язучы һәм сценарист Родион Белецкийның лекциясе тәкъдим ителде.
Бүген тагын биш пьесага анализ ясалачак.
«Аңлаган кеше өчен зур эш эшләнә. Беренчедән, иҗат кешесенә аралашу кирәк, икенчедән, яза алган кешеләргә бу жанрда үз сүзен әйтә алырлык итеп белем бирү омтылышы бу. Безгә бушлай осталык дәресләре бирелде», – диде шагыйрь Лилия Гыйбадуллина.
Оештыручылар - Əлмәт татар дәүләт драма театры, «Татнефть»нең хәйрия фонды, Татарстан язучылар берлегенең Əлмәт бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз