news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Елмай» паркында Тукай әкиятләрен ком анимациясендә күрсәтәчәкләр

22 августта Казанның «Елмай» паркында кабатланмас музыкаль кичә була, анда тамашачылар танылган әкиятләрнең сюжетлары белән танышачак. Программада: Павел Бажовның «Серебряное копытце», шулай ук Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләре геройларын сихри ком анимациясе җанландырачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Әкиятләрне халык өчен опера җырчысы һәм нәфис сүз остасы Асия Мостафина укыячак. Ком анимациясен оста Ләлә Явкина тәкъдим итәчәк. Рус һәм татар авторларының музыкасы Илназ Дудкин җитәкчелегендәге «Идиллиум» оркестры башкаруында яңгыраячак.

Чара «Һәр нотада әкият: сәнгатьтә гаилә кичәләре» фестивале кысаларында узачак. Проект «Россия мәдәният фонды» Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы тарафыннан «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында бирелгән гранттан файдаланып гамәлгә ашырылды. Башлана 19:30 да. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot