news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Елмай» паркында Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова фестиваль уздыра

«Елмай» паркында Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова фестиваль уздыра
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Якшәмбе көнне, 19 июльдә, Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова «Елмай» паркында «Су буйлап» дип аталган фестиваль үткәрә. Чара кунаклары татар эстрадасы артистлары чыгышын тыңлап, остаханәләрдә, башка күңелле уеннарда катнашып,фестивальдән ямь-тәм таба ала.

Парк сәхнәсендә татар эстрадасының танылган артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Марат Яруллин, Рәсим Низамов, Зөфәр Билалов, шулай ук «Ямьле» төркеме, «Генезис» хоры һәм башкалар чыгыш ясый.

Чара кунаклары остаханәдә татар халкының милли бизәкләре төшерелгән брелок ясый, шулай ук интерактив уеннарда, бүләкләр уйнатуда катнаша ала.

Җыр-моңга бай фестиваль 19:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot