news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Елмай» паркында танылган музыкаль әсәрләрне тыңларга мөмкин булачак

Татарстан башкаласында 7 август, җомга көнне, «Елмай» паркында танылган мультфильмнар музыкасына багышланган концерт була. Биредә «Мультибэнд» проекты чыгыш ясаячак. Кунаклар өчен совет мультипликациясе әсәрләреннән һәм Уолт Диснейның анимацияле фильмнарыннан таныш көйләр тупланган махсус программа әзерләнгән.

Җылы очрашуда берничә буын тамашачы яратып тыңлаган һәм балачак хатирәләренә уралган, мультфильмнарның аерылгысыз өлешенә әверелгән хитлар яңгыраячак.

Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, күңелле чара 18:30 да башлана, керү бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot