Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Елмай» паркында саф һавада кино күрсәтү чаралары тәмамлана
16 һәм 18 сентябрь көннәрендә «Елмай» паркында саф һавада бу елның соңгы кино күрсәтү чарасы уздырыла. Кунакларны гаилә белән бергәләп мультфильмнар карарга чакыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
16 сентябрьдә Казан тамашачысына «Том һәм Джерри» комедиясе (2021) күрсәтелә. 18 сентябрьдә шәһәр халкына «Головоломка» мультфильмы тәкъдим ителә.
Кинолар 18:30 сәгатьтә бушлай күрсәтелә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз