Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Елмай» паркында китап фестивале узачак
«Елмай» балалар паркында 30 һәм 31 августта «Тау фест» Гаилә китап фестивале узачак. Шәһәр халкын китап ярминкәсе, язучылар, сәяхәтчеләр, «Смешарики» мультфильмын иҗат итүчеләр белән очрашулар, лекторийлар, шулай ук мастер-класслар һәм өстәл уеннары көтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Китап фестивале Россиянең танылган язучылары белән очрашулар белән тулыланачак. Әдәби чарада балалар язучылары һәм шагыйрьләре Андрей Усачев, Галина Дядина, Наталия Волкова һәм яшь язучы Ася Лавринович катнашачак.
«Россиянең күренекле сәяхәтчесе» титулы иясе Евгений Ковалевский һәм фотожурналист Юрий Феклист та фестивальнең мактаулы кунаклары булачак. Аеруча игътибарны «Смешарики» мультсериалын иҗат итүчеләр Мария Корнилова һәм Константин Ушаков җәлеп итәчәк.
Бу чара белән беррәттән зур китап ярминкәсе, мастер-класслар, өстәл уеннары һәм «Китап һәм иҗат өлкәләре» дип аталган лекция узачак, аларны Иҗат сәнәгате федерациясе Генераль директоры Игорь Намаконов һәм иҗади агентлыкка нигез салучы Елена Гребенева үткәрәчәк.
Фестивальгә кушылырга теләүчеләрнең барысын да чакыралар. Чара 30 августта 11:00 дән 22:00 гә кадәр һәм 31 августта 11:00 дән 18:00 гә кадәр узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз