news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Елмай» паркында Казан яшүсмерләре өчен сәнгать базары ачылачак

«Елмай» паркында Казан яшүсмерләре өчен сәнгать базары ачылачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

12 июльдә Казанның «Елмай» балалар паркында яшүсмерләр өчен сәнгать базары ачыла. Анда яшь казанлылар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итә һәм сата алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Елмай» паркы сәхнәсе янындагы мәйданчыкта иҗади базар ачылачак, анда 18 яшькә кадәрге казанлылар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итәчәк. Яшь рәссамнарның сәнгать продуктларына һөнәри осталар бәя бирәчәк һәм сәнгать дөньясында алга таба үсеш булсын өчен теләк-тәкъдимнәрен әйтәчәк. Шулай ук базар мәйданчыгында иҗат белгечләре белән «Иҗади һөнәрне ничек башлап җибәрергә?» темасына диалог була, дип хәбәр итте Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Базарда сатучы сыйфатында 18 яшьтән кечерәк теләге булган һәр кеше катнаша ала. Гаризалар 6 июльгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 9 июльдә «Елмай» балалар паркында «Ата-аналар нәрсә турында сөйләшә?» клубының очрашуы була. Анда катнашучылар балаларны уку белән ничек мавыктырырга икәнен беләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot