news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Елмай» паркында балалар һәм яшүсмерләр өчен җыр остаханәсе оештырыла

31 июльдән 11 августка кадәр «Елмай» балалар паркында балалар һәм яшүсмерләр өчен җыр остаханәсе оештырыла. Программа бай эчтәлекле булыр дип көтелә: катнашучылар бергәләп җырларга, моң агышын тоеп, уртак көй эзләргә, табигый рәвештә иҗат итәргә, шулай ук күңелдәге хисләрне һәм кәефне тавыш ярдәмендә сурәтләргә өйрәнәчәк. Катнашуга 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектның кураторы Татарстан Республикасы атказанган артисты, «Ямьле» вокаль төркеме солисты, «Милли» балалар хорына нигез салучы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Альбина Казыханова булачак.

Дәресләр парк сәхнәсендә ачык концерт белән төгәлләнәчәк. Яшь талантларның чыгышын казанлылар 11 августта 18:30 да караячак.

Катнашуга гаризалар 26 июльгә кадәр кабул ителә. Анда музыка өлкәсендәге тәҗрибә турында язарга һәм яраткан җырны башкарган язманы беркетергә кирәк. Иҗади сайлап алу узган катнашучылар белән оештыручылар үзләре элемтәгә керәчәк.

Репетицияләр 31 июльдә, 2, 4, 8 һәм 10 августта 11:00 дән 13:30 га кадәр булачак. Парклар һәм скверлар дирекциясе искәртеп узганча, остаханә программасы бик тыгыз корылган – программа тулысынча катнашуны таләп итә, бер көнне дә дәрескә килмичә калдырырга ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot