Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Елмай» паркына игелекле эшләр һәм креатив фикерләү фестиваленә чакыралар
11 июнь көнне «Елмай» балалар паркында игелекле эшләр һәм креатив фикерләү фестивале уздырыла. Чара кунаклары өчен проект модуле кысаларында «Аврора Гимназиум» мәктәбе укучылары тарафыннан эшләнгән товарлар тәкъдим ителә торган хәйрия ярминкәсе әзерләнә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкәдә эшкәртелгән чималдан ясалган эко-открыткалар, кулдан эшләнгән уенчыклар һәм аксессуарлар, шопперлар, балалар уйлап тапкан бизәкләр төшерелгән алъяпкычлар сатып алырга була. Шулай ук кунаклар үзләрен «Музыка ясыйбыз» арт-тәҗрибәсендә сынап карый ала, алар хөрмәтенә иҗади чыгышлар тәкъдим ителә.
Фестиваль 15:00 сәгатьтә башлана һәм ул бушлай оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз