news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Елмай» паркына гаилә белән бушлай кино карарга чакыралар

Иртәгә, 8 июльдә, 19:00 сәгатьтә «Елмай» паркында «Дети шпионов» маҗаралы фильмын бушлай күрсәтәчәкләр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара ачык һавада гаилә белән бергә күңел ачу өчен яхшы сәбәп булып тора.

Сюжет буенча элеккеге яшерен агентлар, гаилә хакына һөнәрләрен калдырып, тыныч кына гомер кичергәндә, тормыш аларны янәдән күптән онытылган куркыныч вакыйгалар үзәгенә куя. Нәтиҗәдә, аларның балаларына җаваплы бурыч йөкләнә – әти-әнисен аларга коткарырга кирәк булачак һәм, чын агентларның балалары икәнен дәлилләү өчен, кыюлык күрсәтергә туры киләчәк.

Чарага керү ирекле. Өстәвенә, оештыручылар кунаклар өчен бәйрәм чаралары әзерләгән. 18:50 дә сәхнә янына килгән беренче 30 парга бушлай пицца бирәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot