Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Елмай» балалар паркында совет мультфильмнары күрсәтеләчәк
Бу шимбәдә, 16 августта, казанлыларны гаиләләре белән совет мультфильмнарын карарга чакыралар. «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә шәһәр халкына «Котенок по имени Гав» һәм «Похитители красок» кинокартиналарын күрсәтәчәкләр.
Совет режиссеры Лев Атамановның мультфильмнары яшь тамашачыларга катлаулы хисләрне, персонажларның характерларын аңларга һәм дөреслекне ялганнан аерырга ярдәм итә.
Паркның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичке киносеанс 19:00да узачак. Керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, 16 августта «Елмай» балалар паркында «Балалар хоры» лабораториясенең хисап концерты була. Атна буе 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге яшь башкаручылар хор белән җырларга, җырларны үзгәртеп башкарырга һәм хормейстер Азалия Менибаева җитәкчелегендә сәхнәдә үзләрен иркен хис итәргә өйрәнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз