news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Елмай» балалар паркында гаилә белән карау өчен Яңа ел мультфильмнары күрсәтелә

Бу ялларда «Елмай» балалар паркында ачык һавада гаилә белән карау өчен Яңа елга багышланган кинолар күрсәтеләчәк.

Әйтик, 27 декабрьдә шәһәр халкын һәм башкала кунакларын «Санта Клаусның яшерен хезмәте» мультфильмын карарга чакыралар. Икенче көнне, 28 декабрьдә, паркка килүчеләр өчен «Гринч» мультфильмы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә иҗтимагый киңлекнең телеграм-каналы.

Кунакларны 16:00 сәгатьтә «Елмай» паркы сәхнәсе янында көтәләр.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Паркларда кыш» программасы кысаларында шәһәрнең 30 иҗтимагый киңлегендә 209 яңа ел вакыйгасы – концертлар, спектакльләр, экскурсияләр, кинолар, экологик агарту чаралары һәм башкалар узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot