Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Елмай» балалар паркында ел саен уздырыла торган бию фестивале көтелә
Шимбә көнне, 20 июньдә, «Елмай» балалар паркында ел саен уздырыла торган «Ялкынлы фламенко» фестивале оештырыла. Кунаклар өчен фламенко коллективлары чыгышы, бию һәм иҗади остаханәләр, испан телендә сөйләшү клубы, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры концерты әзерләнә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә парк командасы.
Алдарак Татарстан башкаласында «Шәһәр бакчачысы мәктәбе»нә кабул итү эше башлануы хакында хәбәр ителгән иде. Теориягә һәм гамәли белемнәргә нигезләнгән алты дәрестән торган курста шәһәр халкы җәмәгать киңлекләрендә яшел үсентеләрне үстерү үзенчәлекләрен өйрәнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз