Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Елмай» балалар паркында брейкинг һәм soul dance буенча ачык мастер-класслар узачак
Казанда 19 сентябрьдә «Елмай» балалар паркында бию буенча ачык мастер-класслар сериясе узачак. Дәресләрне профессиональ биюче, Action man crew брейк-данс командасы катнашучысы һәм In Action мәктәбе тренеры Эдуард Хәбибуллин үткәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Беренче булып брейкинг буенча мастер-класс узачак. Ул 15:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар хип-хоп культурасы белән танышачак, җылыну өчен күнегүләр ясаячак, төп адымнарны һәм бию комбинацияләрен өйрәнәчәк. Дәрес бию джемы белән тәмамланачак.
16:05 сәгатьтән 16:50 сәгатькә кадәр казанлыларны soul dance мастер-классына көтәләр. Катнашучылар 1990 елгы музыкага диско һәм фанк стилендә хәрәкәтләр ясарга өйрәнәчәк. Ахырда катнашучылар хәрәкәтләрне бер комбинациягә берләштерәчәк һәм флешмоб оештырачак.
Катнашу өчен алдан язылырга кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз