news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Еллык Юлламада беренче тапкыр WorldSkills призерлары, үзмәшгульләр катнашты

Тантанада барлыгы 760 кеше катнашты.

Еллык Юлламада беренче тапкыр WorldSkills призерлары, үзмәшгульләр катнашты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның алтынчы чакырылыш республика парламентына еллык юлламасы гадәти булмаган форматта узды. Аңа беренче тапкыр республика үсешенә үз өлешен керткән гади татарстанлылар чакырылган иде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кичә Татарстан Президентының алтынчы чакырылыш Татарстан парламентына еллык юлламасы булды. Чарада 760 кеше катнашты. Быел форматны үзгәртү турында карар кабул ителде – чакырылган катнашучылар сыйфатында, Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, республика үсешенә үз өлешләрен керткән татарстанлылар булды», – диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында WorldSkills-2019 һөнәри осталык чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары, республиканың авыл хуҗалыгын үзмәшгульләр сыйфатында үстерүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары чакырылган иде.

«Шулай итеп, еллык юллама кеше роле тирәсендә төзелде һәм залдагылар тарафыннан хуплау тапты», – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100