news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Еллык юллама киләсе елларга маяк бирә - Камияр Байтимеров

Президент юлламасында район үзәкләрендә кече агропарклар төзү кирәклеге әйтелде.

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Президент юлламасында авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәлелеген арттыру эшен дәвам итү зарурлыгын билгеләп үтте. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясе тулай күләменең яртысын шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә. 

“Шунысы куанычлы: нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар елдан-ел ишәя бара. Мондый эшкуарларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Республика шәһәрләрендә өч агросәнәгать паркы эшли. Федераль дәрәҗәдәге «Агромир Казан» логистика үзәген төзү эшләре алып барыла. Шулай ук без шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар продукциясен сату өчен кече агропарклар төзү проектын эшләдек. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әлеге мәсьәләне контрольдә тотуын сорыйм”, - диде Президент.

Ул шулай ук аеруча нәтиҗәле эшләгән хуҗалыкларның артта калучыларына үрнәк булырга тиешлеген билгеләп үтте. "Үрнәк булырлык хуҗалыклар бар бездә. Болар – Арча районының «Кырлай», Актанышның «Әнәк» агрофирмалары, Алабуга районының «Вятские Зори» һәм «Светлая Долина», Теләче районының «Игенче» компанияләре, Мамадыш районының «Азык-төлек программасы», шулай ук Кукмараның «Восток» агросәнәгать комплекслары"

"Татар-информ" Президент юлламасына карата Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровның һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевнең фикерләрен белеште.

"Җитештерүчеләр сәүдә челтәренә чимал белән генә түгел, әзер продукция белән керергә тиеш"

“Еллык юллама киләсе елларга маяк бирә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге Татарстан Республикасының икътисадында мөһим урын алып тора. Президент Республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясе тулай күләменең яртысын шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерүе турында мисал китерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерергә әмер бирелде. Бу авыл җирлегендә “Агро-сәнәгать” парклары турында сүз бара. Бу фермерлар, шәхси хуҗалыклар һ.б. авыл хуҗалык товарлары җитештерүчеләр сату челтәренә чимал белән түгел, ә әзер продукция белән керә алсын өчен шулай эшләнә. Боларның барсын да эшләү өчен теләк булу гына түгел, ә икътисадның хәлен исәпкә алу да кирәк”, - диде Камияр Байтимеров.

"Калган хуҗалыкларны әйдәп баручыларга әйләндерү өстендә эшлибез"

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та авыл хуҗалыгын үсешен тәэмин иткән республика проектларын хуплады. “Безнең район быел сөтчелек буенча беренчелеккә чыга алды. Шулай ук иң күп терлек саны арту да безнең районга туры килә. Алай да безнең эшләп бетерәсе эшләр бар. Безнең төп хуҗалыклар - “Вахит”, “Урал”, “Восток”. Рөстәм Нургалиевич, хуҗалык белән хуҗалыкны чагыштырып күрсәтте һәм без үзебездә булганнарны әйдәп баручыларга әйләндерү өстендә эшлибез. Фермер һәм шәхси хуҗалыклар әкренләп кырчылык, яшелчәлек белән шөгыльләнә башлады. “Агромир Казан” логистика үзәге аларга җитештергән продукцияне сатуга чыгарырга ярдәм итәр дип уйлыйм”, - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100