news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Елларым – байлыгым минем» тантанасы Вахитов районында Өлкәннәр ун көнлеген ача

Ул чарага 350 ветеран чакыру алган, ә районда барлыгы 22,1 мең пенсионер яши

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә 11.00 сәгатьтә «Казан» милли мәдәният үзәгендә (Пушкин ур., 86) башланачак «Елларым – байлыгым минем» тантанасы Казанның Вахитов районында Өлкәннәр ун көнлегенә старт бирәчәк. Вахитов районы хакимияте  башлыгы Руслан Шакиров белән бергә шәһәр Думасы  депутатлары Айрат Беляев, Айдар Әмировның котлавын кабул итү һәм Татарстанның халык артисты Ринат Харисов, Казан дәүләт консерваториясе аспиранты Рөстәм Асаев, шәһәр филармониясе артистлары һәм КДМһСУ студентлары, 26 нчы музыка мәктәбе укучылары катнашындагы концертны тамаша кылу өчен 350 ветеран чакырылган. Концерттан кала, фойеда ветераннар кулыннан төшкән эшләмәләрдән күргәзмә дә оештырылачак. Тантанадан кайткан чакта ветераннар өчен тортлар бүләк ителәчәк, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Вахитов районында исә бүген 22,1 мең пенсионер исәпләнә, аларның 494е - сугыш ветераны, 2812се – тыл хезмәтчәне, 7029ы – хезмәт ветераны, тагын 279 репрессиядән акланган кеше. Шуларның 7478е хәзерге вакытта да хезмәт юлын дәвам иттерә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100