Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Элла Памфилова семинар-киңәшмәне югары дәрәҗәдә оештырган өчен Казанга рәхмәт әйтте
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Үзәк сайлау комиссиясе утырышында сайлау комиссияләренең матбугат секретарьлары һәм матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен Казанда ачылган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Чарада илнең 84 төбәгеннән, шулай ук «Сириус» федераль территориясеннән вәкилләр катнаша.
«Мин әле яңа гына Казаннан кайттым, аппараттагы коллегаларыбыз хәзер шунда. Кунакчыллык күрсәткәне һәм коллегаларыбызның бу мөһим җыелышын югары дәрәҗәдә оештырган өчен шәһәргә рәхмәт әйтәсем килә», - диде Памфилова.
Аның сүзләренчә, хәзерге шартларда сайлау системасының мәгълүмати өлеше беренче планга чыга. «Без лаеклы дәрәҗәдә көрәшәбез, һәм хәзер бу коллегаларны рухландырачак», – дип искәртте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз