news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элла Памфилова: Россиядә тавыш бирүне 129 ил вәкиле күзәтә

Россиядә тавыш бирү барышын 129 илдән 1115 күзәтүче һәм белгеч күзәтә. Мондый мәгълүматлар белән Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова уртаклашты, дип хәбәр итә ТАСС.

Аның искәртүенчә, 106 илдән 706 вәкил РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан аккредитацияләнгән, тагын 51 илдән 224 вәкил — Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучылар.

«58 илдән 185 белгеч Россиягә Иҗтимагый палата чакыруы буенча килде», – дип өстәде Памфилова РФ Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендә. – «Шулай итеп, Россия Президенты сайлауларында тавыш бирү барышын 129 илдән 1115 халыкара күзәтүче һәм белгеч күзәтә».

Аның мәгълүматлары буенча, халыкара күзәтүчеләрнең зур төркеме Мәскәү өлкәсендә урнашкан. Гомумән алганда, чит ил вәкилләре хәзер федерациянең 53 субъектында эшли.

  • Бүген, 17 март – сайлауларның соңгы көне. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100