news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элла Памфилова: Россия төбәкләрендә тавыш бирү штатлы режимда бара

Россия төбәкләрендә тавыш бирү штатлы режимда бара, Үзәк сайлау комиссиясе даими рәвештә яңа мәгълүмат җыя. Бу хакта РИА Новости РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага сылтама белән хәбәр итә.

«Аллаһка шөкер, барысы да штатлы режимда бара», - дип әйткән Памфилова тавыш бирү барышы турында брифингта.

6-8 сентябрь көннәрендә Россиянең 83 субъектында 4 меңгә якын сайлау кампаниясе уза. Аерым алганда, Татарстанда Дәүләт Советының яңа составын сайлаячаклар. 50 депутатны – партия исемлекләре буенча, 50сен – бер мандатлы сайлау округлары буенча.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партияне теркәгән: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россиянең комуннистик партиясе». 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва кыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot