news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элла Памфилова Казанда: Яшьләр сайлауга йөрми дигән уйдырма искерде инде

Элла Памфилова Казанда: Яшьләр сайлауга йөрми дигән уйдырма искерде инде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә яшьләрнең сайлауларга кызыксынуы даими үсә. Моңа мәгълүмат-аңлату эшләре ярдәм итә, дип сөйләде журналистларга Казанда Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.

«Без яшьләргә бәйле озак вакытлы системалы эш алып барабыз. Мәктәпләрдә, студентлар арасында хокукый агарту эшләре алып барабыз. Безнең Үзәк сайлау комиссиясе эгидасында уздырыла торган проектлар, бәйгеләр бар», – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Аның сүзләренчә, әлеге системалы эш сайлауларга йөрүнең мөһимлеген аңлаешлы һәм үтемле итеп аңлатуга нигезләнгән.

«Озак еллар дәвамында бу тирәнтен уйланган эш үз нәтиҗәләрен бирә. Сайлаулар нәтиҗәләрен анализлаганда яшьләрнең сайлау белән кызыксынуын күрәбез. Яшьләр сайлауларга йөрми дигән уйдырма искерде инде», – диде Элла Памфилова.

Сентябрьдә Татарстанда республика Рәисен, муниципаль депутатлар һәм Татарстан Дәүләт Советына бер депутат сайлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100