news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элла Памфилова Казанда сайлау комиссияләренең матбугат хезмәте җитәкчеләренә лекция укыды

Казанда Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләренең матбугат хезмәте хезмәткәрләре өчен Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе башланды. Анда 84 төбәк вәкиле килгән. Алар өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова лекция укыды.

«Өч көнлек семинар дәвамында бай, продуктив эш көтәр дип ышанам. Иң мөһиме, монда сез танышу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге аласыз. 2026 елда безне Россия Федераль Җыенына сайлаулар буенча зур сайлау кампаниясе көтә. Без 2024 елда ил Президенты сайлаулары буенча тарихи кампаниядән тын алган идек кенә. Без аның бик шәп узуы турында гомуми танылу алдык», – дип билгеләде Памфилова.

Ул теләсә нинди сайлау кампаниясенең мәгълүмати яктыртылу мөһимлегенә һәм соңгы елларда Россия дошманнары тарафыннан даими рәвештә барган мәгълүмати һөҗүмнәрне чагылдыруга аерым игътибар юнәлтте.

Бөтенроссия семинары сайлау системасына гражданнарның ышанычын ныгытуның төп коралы буларак мәгълүмати ачыклык мәсьәләләренә багышлана. Анда катнашучылар барлык этапларда да – сайлаучыларга мәгълүмат ирештерүдән башлап, нәтиҗәләр ясауга кадәр – сайлау процессының үтәкүренмәлелеген тәэмин итү турында фикер алышачак. Цифрлы һәм традицион медиа белән эшләү, шулай ук сайлау системасы һәм җәмгыять арасында диалогны ныгытуга аерым игътибар бирү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100