news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элиста шәһәрендә Минзәлә театры гастрольләре бара

Элиста шәһәрендә Минзәлә театры гастрольләре бара
Фото: Минзәлә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотосы

Калмыкия республикасында Минзәлә татар дәүләт театрының зур гастрольләре бара.

«17 һәм 18 апрельдә «Зур гастрольләр» (төбәкара юнәлеш) Бөтенроссия проекты кысаларында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Калмыкия Республикасының Элиста шәһәрендәге Республика рус драма һәм комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Гастроль кысаларында театр 3 спектакль күрсәтә. Кичә тамашачыга Ильяс Закировның «Онытмаска иде үткәннәрне» әдәби-драматик хатирәсе һәм Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясе тәкъдим ителде.

Бүген нәни тамашачылар өчен Алмаз Садриевның «Татар нәкышы. Җанланган бизәкләр» бәби-спектакле күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100