news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Елга төбеннән файдалы казылмаларны законсыз төстә чыгарган өчен 27 җинаять эше ачылган

Экологик закон бозуга юл куйган компанияләр лицензияләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстанда елга төбеннән файдалы казылмаларны законсыз төстә чыгарган өчен ел башыннан алып 27 җинаять эше ачылган. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, җинаять эшләре тиешле лицензиядән башка гына файдалы казылмалар чыгару һәм экологик закон бозу фактлары буенча кузгатылган.

«Бездә лицензиядән мәхрүм итүгә бәйле фактлар бар», - диде Шадриков закон бозучы компанияләргә йогынты ясауда бер чараны искә алып. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100