news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Елга портыннан алып Киров дамбасына кадәр Иделнең яр буен реконструкциялиләр

Яр буен реконструкцияләү буенча иң яхшы проект «Эко-Берег 2018» халыкара архитектура фестивале нәтиҗәләре буенча сайлап алыначак, диде В.Кудряшов.

Елга портыннан алып Киров дамбасына кадәр Иделнең яр буен реконструкциялиләр
Султан Исхаков

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда Идел елгасының яр буен реконструкцияләү буенча иң яхшы проектны сайлыйлар. Ул «Эко-Берег 2018» халыкара архитектура фестивале нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте.

  • Фестиваль 4-6 октябрьдә узачак. 

«Казанда фестиваль үткәрү идеясен 2017 елның ноябрендә үк Россия Архитекторлар берләшмәсе президенты Николай Шумаков әйтте. Узган ел ул Түбән Новгородта узды», – диде спикер.

«Казанда без Елга портыннан алып Киров дамбасына кадәрге территорияне сайладык. Бәйгедә катнашучыларга киңрәк территорияләрне тәкъдим иттек. Йөк порты һәм сәнәгать территорияләре турында сүз бара. Киләчәктә Бишбалта бистәсен дә кертеп, сәнәгать мәйданчыкларын үзгәртү планлаштырыла», – диде төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары.

Конкурска гаризалар 17 августка кадәр кабул ителде, ә эшләр 21 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бүгенгә 79 гариза бирелгән, шуларның унберен Кытай, Бөекбритания, АКШ, Төркия, Болгария, Италия, Канада, Австралия вәкилләре тәкъдим иткән. Шулай ук Казан архитекторлары да 21 гариза биргән. Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Самара, Краснодар, Белгород, Уфа, Кисловодск, Владимир һәм Россиянең башка шәәһрләре вәкилләреннән гаризалар күп булуы теркәлгән.

  • «Эко-Берег» фестивале ел саен сентябрь-октябрьдә 2010 елдан башлап үткәрелә. Аны Россия Архитекторлар берләшмәсе белән Мәскәү архитекторлары берләшмәсе үткәрә. Казанда конкурс Татарстан Министрлар Кабинеты, шәһәр башкарма комитеты, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Татарстан Архитекторлар берләшмәсе ярдәме белән уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100