news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Елга аша боз юлыннан бер якка чыгу бәясе – 100 сум

Идел елгасы аша боз кичүен ачтылар гына, һава шартларының җылынып китүе сәбәпле, ябылып торды

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Идел елгасы аша боз кичүен ачтылар гына, һава шартларының җылынып китүе сәбәпле, ябылып торды. Быел аны бик иртә, 11 декабрьдә үк, ачкан иделәр.

Боз трассасының озынлыгы 1300 метр һәм ике яклы. Бер полосаның киңлеге – 20 метр. МЧС хезмәткәрләре боз торышын тикшереп тора.  Бер якка чыгу бәясе – 100 сум, дип белдерә “Яшел Үзән” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100