news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Елена Скрынник Россия аграрийларына сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар теләде

РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Яңа елны уңышлы эшләр башлануы белән бәйли

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Елена Скрынник Россия аграрийларына сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар теләде. РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Яңа елны уңышлы эшләр башлануы белән бәйли, дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
РФ министры авыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгатендә Россия агросәнәгать комплексында хезмәт куючыларга башлаган эшләрен уңышлы дәвам итүләрен тели. Алар тауар җитештерүчеләр, эшкәртүче сәнәгать белгечләре, аграр фән һәм мәгариф вәкилләре, тармак ветераннары.
Е.Скрынник барысына да тынычлык, мул тормыш һәм иминлек теләде. Ул шулай ук Россия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең барысына да бай уңыш үстерү өчен сәламәт һәм күтәренке кәефле булырга кирәк, дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot