Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Елена Скрынник Чаллыда терлекчелек өчен витаминлы минераль катнашмалар җитештерү заводын ачты
Завод Татарстанны гына түгел, Россиянең башка төбәкләрен дә терлекчелек продукциясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк
(Чаллы, 24 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Чаллыда булды.
Аграр ведомство башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһат Латыйпов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Бүген шәһәрдә терлекчелек өчен витаминлы минераль катнашмалар җитештерү буенча иң зур завод файдалануга тапшырылды. Завод өчен уңайлы урын сайланган, төзелеш мәйданчыгы - 4 гектар, инвестицияләр күләме 600 миллион сум тәшкил итә. Заводта тәүлегенә 40 тоннадан артык продукция җитештерелер дип көтелә. Предприятиедә Россия, Голландия һәм Италия кебек илләрнең әйдәп баручы компанияләренең заманча җиһазлары урнаштырылган.
Елена Скрынник кнопкага басып, продукция эшләп чыгаруга старт бирде. Терлекчелек өчен витаминлы минераль катнашмаларның беренче пакеты (аңа барлык рәсми затлар да үз имзасын салды) предприятие музеена тапшырылачак.
Завод рәсми рәсми рәвештә ачылганнан соң, РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник журналистларның сорауларына җавап бирде.
“Бу бик тә мөһим проект. Завод Татарстан Республикасын гына түгел, Россиянең башка төбәкләрен дә терлекчелек продукциясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Завод елына 10000 тоннага кадәр продукция җитештерергә әзер”, - диде Елена Скрынник.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз