news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Елена Малышева Татарстан медицинасын илдәге иң яхшыларның берсе дип исәпли

27 метр биеклектән егылып төшкән 16 яшьлек кызны коткару турында сөйләргә Чаллы табибларын тапшыруга чакырганнар.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Елена Малышева Татарстан медицинасын илдәге иң яхшыларның берсе дип исәпли. Әлеге фикерен ул чираттагы "Сәламәтлек" ташыруында әйтте. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

27 метр биеклектән егылып төшкән 16 яшьлек кызны коткару турында сөйләргә Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) табибларын тапшыруга чакырганнар.  

Беренче канал программасында зыян күргән кыз да катнашты. Тапшыру бүген, 13 майда, эфирга чыкты.

Студиядә Чаллыдан һәм Казаннан реаниматологлар, хирурглар, ортопедлар, психологлар утырды. Татарстан табиблары могҗиза белән генә исән калган пациентны коткарганда мультидисциплинар алым куллануларын сөйләде. Күпсанлы сынулардан тыш, зыян күрүче организмдагы мөмкин булган биш литр канның дүрт литрын югалткан булган.

Елена Малышева шундый хәлдән соң исән калу гамәлдә мөмкин түгел, дип белдергән. “Мин Татарстан медицинасын илдәге иң яхшылардан берсе дип саныйм. Мәскәү һәм Татарстан – бу космос”, - дигән ул.

  • Ике ел узгач, авыру кыз тормышка тулаем кайта алган, кияүгә чыккан һәм хәзер бала тәрбияли.

Тапшыруның 12.15 минутыннан Татарстан кызы турында сөйлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100