Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Елена Малышева Татарстан медицинасын Россиядә иң яхшыларның берсе дип атады
Татарстандагы сәламәтлек саклау системасы Россиядә иң яхшыларның берсе булып тора. Бу хакта Беренче каналда «Здоровье» тапшыруын алып баручы Елена Малышева белдерде. Ул Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастахнәсендә аортаны дәвалау буенча уникаль операция нәтиҗәләренә аңлатма бирде.
Тапшыруда хирурглар Рәмис Якубов, Марат Шәрәфетдинов, Рәшит Садыйков һәм аларның пациенты Азат Җәләев кунак булды.
«Мин аларның кулларына эләгүем белән бик бәхетле, алар гына мине коткара алды», - дип белдерде Җәләев. «Йөз процент», — дип аның белән килеште алып баручы да. «Мин Татарстан медицинасын яхшы беләм. Ул бик яхшы, бу Россиядә иң яхшы сәламәтлек саклау системаларының берсе. Табибларның эше <...> башкалаларда түгел, ә Чаллыда, ә бу хәтта Татарстан башкаласы да түгел, бик яхшы оештырылган булуына мин бик шат», — дип белдерде Малышева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз