news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Елена Кузьмичева: Татарстанның үз хезмәт фронты геройлары бар

Елена Кузьмичева: Татарстанның үз хезмәт фронты геройлары бар
Фото: © Надежда Гордеева, «Татар-информ»

ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады. Ул Казанда журналистлар белән аралашканда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә «тыныч күк йөзе» өчен рәхмәт белдерде.

«Җиңү көне – ул бөек бәйрәм, илебезнең төп бәйрәме. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре алдында баш иям. Казан – «Хезмәт батырлыгы шәһәре». Татарстанның үз хезмәт фронты геройлары, тылда Җиңү өчен көч куйган кешеләре бар», - диде парламентарий.

Бүген Россия яңа чакырулар белән очрашты, дип өстәде Кузьмичева. «Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребез Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк Туган илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклый, предприятиеләр һәм оешмалар мөмкин кадәр тизрәк җиңүгә ирешү өчен барысын да эшли. Ә җиңү безнең кулда булачак», - дип ассызыклады ул.

Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.

Видео: Надежда Гордеева, «Татар-информ»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100