Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Елена Jaya һәм Гөлназ Шакирова рус-татар дуслыгы турында клип төшергән
Җырчы Елена Jaya һәм Дышать псевдонимы белән чыгыш ясаучы Гөлназ Шакирова уртак җыр һәм «Казан» клибын тәкъдим итте. Премьера 13 ноябрьдә булды. Рус һәм татар телләрендәге композиция ике халык дуслыгына багышланган.
Композиция «Музыка народов» музыкаль проектының бер өлеше булып тора, аның кысаларында Елена Jaya Россия төбәкләре буйлап сәяхәт итә һәм төрле халыкларның мәдәни мирасын чагылдырган җырлар иҗат итә. Элегрәк циклда Алтай, Ростов-Дон, Бурятия һәм Якутиягә багышланган композицияләр чыкты.
«Казан» клибының сюжеты татар-рус туй мәҗлесе тирәсендә төзелгән. Кияү белән кәләш образлары, бәйрәм ризыклары, биюләр һәм туй традицияләре аша авторлар ике мәдәниятнең үзенчәлекләрен һәм аларның бердәмлеген күрсәтә.
«Бу җырда без татарлар һәм руслар арасындагы күпьеллык уртак дуслык турында сөйләргә теләдек. Һәм моны татар-рус туенда табын аша күрсәтергә булдык. Җыр юкка гына «Казан» дип аталмый – татарларда ул дуслык, кунакчыллык, өйдәге уңайлылык һәм җылылык символы», – дип белдерә Елена Jaya.
«Казан» клибын сылтама буенча карарга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз