news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Елена Глухарева: Рөстәм Миңнеханов Татарстанның тормыш ритмын тоя

Елена Глухарева: Рөстәм Миңнеханов Татарстанның тормыш ритмын тоя
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, Казан шәһәр Думасы депутаты, 35нче лицей директоры Елена Глухарева Казанның «Калейдоскоп» паркындагы «Безнең ишегалды» фестивалендә ясаган чыгышында Татарстанның хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барган социаль сәясәтне республикада югары тормыш сыйфатының нигезе дип атады. Ул шулай ук аның кешеләр турында кайгыртуга шәхси якын килүен искәртте.

Чыгышын Казанның Идел буе районы (ул шунда яши һәм эшли) турында җылы сүзләр белән башлап, Глухарева шунда ук төбәк үсешенең төп векторын билгеләде. «Безнең Татарстан - искиткеч төбәк, без көчле, тотрыклы республикада яшибез, һәм моның өчен барысы да эшләнә», – дип белдерде спикер.

Рөстәм Миңнехановның төп инициативалары турында журналистларның сорауларына җавап биреп, Глухарева, төзекләндерүдән тыш, масштаблы социаль ярдәмгә дә басым ясады. «Татарстанда Россиядә иң көчле социаль ярдәм чараларының берсе булдырылды - 62 социаль ярдәм проекты безнең тормышны уңайлырак итүгә юнәлдерелгән», - диде ул.

Елена Глахарева төп юнәлешләрне санап үтте:

- гаиләләргә ярдәм итү - аз керемле гаиләләр өчен проектлар;

– киләчәккә инвестицияләр - медицина ярдәменең үтемлелеген тәэмин итүне һәм онкология белән авыручы балаларга ярдәм итүне дә кертеп, белем бирү, балалар өчен, сәламәтлек саклау программалары;

- хәрбиләр турында кайгырту - махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен юнәлдерелгән проектлар (62 инициативаның 58е – төбәкнеке);

- сәламәтлек өчен инфраструктура - мәгариф учреждениеләрендәге ашханәләр, спорт заллары һәм мәйданчыкларны ремонтлау, бу балаларның сәламәтлегенә һәм активлыгына турыдан-туры йогынты ясый.

Елена Глухарева шулай ук төзекләндерү программасының дәвам итүен раслады. «Безнең ишегалды» проекты тәмамланмый, ул алга таба да дәвам итәчәк. Күршеләр белән дус-тату яшәү идеяләре дә кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән зур проектка әверелә. Бу - иң мөһиме» - диде ул.

Елена Глухарева чыгышын Рөстәм Миңнехановның роленә шәхси бәя бирү белән тәмамлады. «Безнең төбәк тотрыклы, көчле һәм матур. Һәм ул безнең көчле лидерыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның тырышлыгы аркасында шундый! Ул Татарстанның тормыш ритмын тоя һәм һәр кеше турында кайгырта», - дип искәртте Казан шәһәр Думасы депутаты.

news_right_1
news_right_2
news_bot