news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элемтә министры изоляция режимы тәмамлангач пропусклар базасы юк ителәчәген әйтте

Айрат Хәйруллин татарстанлыларны үзләре турында шәхси мәгълүмат өчен борчылмаска чакырды.

Элемтә министры изоляция режимы тәмамлангач пропусклар базасы юк ителәчәген әйтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда урамга чыгарга мөмкинлек бирә торган цифрлы пропусклар белән бәйле мәгълүматлар базасы әлеге режим тәмамланганнан соң юк ителәчәк. Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Ул татарстанлыларны үзләренең шәхси мәгълүматлары өчен борчылмаска чакырды. «Үз-үзеңне изоляцияләү режимы төгәлләнгәч, без хәзерге вакытта Ак Барс Банкы системасында сакланган бөтен мәгълүматлар базасын юк итәчәкбез», — дип ачыклык кертте министр.

Шул ук вакытта, Хәйруллин цифрлы пропускларның яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы таралуын кисәтүдә әһәмияте зур булуын искәртте. Ул «кешеләрнең җәмәгать урыннарына күпләп килүен чикләргә» ярдәм итә һәм инфекция таралу ихтималын киметә, дип искәртте ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда цифрлы пропускларны интернет аша бирә башлаулары хакында хәбәр иткән иде инде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Запустили новый сервис регистрации и выдачи цифрового пропуска через Интернет. ⠀ На covid19.tatarstan.ru теперь запущен личный кабинет. Регистрацию и заявки на цель можно отправлять онлайн, также там доступна вся история заявок по целям. ⠀ Для зарегистрированных - вход через код, полученный в Самой Первой ответной смс после регистрации. Не через код по целям❗️ ⠀ Друзья, вижу в комментариях ваши вопросы о том, как СМС спасают от вируса. Никак не спасают, но помогут ограничить массовое пребывание людей в общественных местах, а значит снизят вероятность распространения вируса среди нас. Вам не стоит переживать за свои персональные данные - в конце самоизоляции мы уничтожим всю базу данных, которая сейчас хранится в приватной и закрытой системе Aк Барс Банка. ⠀ По всем вопросам, связанным с оформлением SMS-пропусков, вы можете обратиться в контакт-центр по единому номеру: 8-800-250-90-33. Мы получаем от 10 до 15 тысяч звонков ежедневно. ⠀ Будьте здоровы и не болейте!

Публикация от Айрат Хайруллин (@khayrullinayrat)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100