Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Элемтә”, “Иминлек”, “Хезмәт куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау” дигән күргәзмәләр ачыла
Күргәзмә кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “2010 елда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” дигән республика бәйгесен уздыра
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Телекоммуникацияләр һәм мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә алдынгы идеяләр, яңа эшләнмәләр, иминлек системалары, җиһазлар һәм техник чаралар киләсе атнада “Казан ярминкәсе”ндә тәкъдим ителәчәк. Биредә 16-18 март көннәрендә “Элемтә”, “Иминлек”, “Хезмәт куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау” дигән махсуслаштырылган күргәзмәләр эшләячәк.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, бу чаралар сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләренә, закон чыгару һәм башкарма хакимият, хокук саклау органнары , министрлык-ведомстволар вәкилләренә мәгълүматлаштыру буенча яңа эшләнмәләр, иминлек продукцияләренең яңа үрнәкләре белән танышу мөмкинлеген бирә.
Күргәзмәләрдә Россия компанияләре професссиональ янгын сүндерү, янгын сигнализациясе системаларының киң ассортиментын тәкъдим итәргә җыена. Араларында Мәскәүнең “Косми” ЯАҖ, “Плазма-Т” , “Спецкабель”, “Огнеборец фирмасы” ҖЧҖ, Санкт-Петербургның “Светлана-Оптоэлектроника” ЯАҖ, “СПУРТ-Казан” ҖЧҖ, Свердловский өлкәсенең “Эридан” җәмгыяте һ.б. бар.
Хезмәт иминлеген саклау өчен сәнәгатьнең төрле тармакларында һәм гадәттән тыш хәлләрдә куллану буенча шәхси саклану чаралары предприятиеләрнең махсус стендларында тәкъдим ителәчәк. ТР Эчке эшләр министрлыгы эчке эшләр органнарында оператив-эзләү эшчәнлегендә файдаланучы, хокук бозуларны профилактикалау бурычын чишүдә кулланылучы, юл хәрәкәте, гражданнарның, җәмгыятьнең иминлеген тәэмин итүче техник чаралардан коллектив экспозиция әзерли. ЭЭМ бүлекчәләре тәкъдим итә торган бу экспозициядә күчмә криминалистика лабораториясе, ялган акчаларны ачыклау системалары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияләү буенча күчмә комплекс һ.б. белән танышырга мөмкин булачак.
Күргәзмәләрнең эшлекле программасы кысаларында, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “2010 елда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” дигән республика бәйгесен уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз