news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Электросталь мөселман җәмгыяте «Әманәт» балалар тәрбияләү үзәге ачты

Электросталь шәһәрендә мөселман җәмгыятендә мөһим вакыйга булды – «Әманәт» дип аталган балалар тәрбияләү үзәге ачылды. Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә сылтама белән Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Үзәкне ачу тантанасында балалар, аларның ата-аналары һәм педагоглары катнашты. Үзәкнең эшчәнлеге ничек алып барылачагы турында сөйләгәндә, укытучылар искәртүенчә, индивидуаль якын килү һәм заманча методикалар куллану яшь мөселманнарның шәхси үсешенә ярдәм итәчәк.

Балаларда исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен тәрбияләү, аларда лидерлык сыйфатларын үстерү, үзара хөрмәткә нигезләнгән социаль коммуникацияләрне өйрәтү дә күздә тотыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot