news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Электрон мактау тактасын 12 көн эчендә 1,8 миллион тапкыр караганнар

Татарстанның Электрон мактау тактасын 12 көн эчендә 1,8 миллион тапкыр караганнар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның Электрон мактау тактасын 12 көн эчендә 1,8 миллионнан артык тапкыр караганнар, уникаль кулланучылар 100 меңнән артып киткән. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бу - шактый зур сан. Без төрле тармак хезмәткәрләре тарафыннан платформага карата кызыксынуның бик югары булуын күрәбез һәм моңа шатбыз», - дип белдерде ул.

Хәзерге вакытта тактада төрле тармаклардагы 4,8 меңнән артык предприятие һәм оешмадан 15 298 хезмәткәрнең исеме урнаштырылган, дип өстәде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Узган атнада, 6 августта, Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре, түрәләр һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат ресурста бер елга урнаштырыла.

Электрон мактау тактасын быелның 1 маендагы указы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды. Инициатива республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтүне максат итеп куя.

Платформада Татарстанның 4,8 мең предприятиесен тәкъдим итүче 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot