news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Электрон ветеринария сертификаты продукциянең сыйфатын гарантияли – Россельхознадзор

Аның ярдәмендә товарның кайда чыгуын, кайда эшләнүен белеп булачак, ди белгечләр.

Электрон ветеринария сертификаты продукциянең сыйфатын гарантияли – Россельхознадзор
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Россия субъектлары 2018 елның 1 гыйнварыннан товар озату буенча ветеринария сертификатын фәкать электрон форматта бирергә тиеш. Татарстан моңа 2015 елдан бирле әкренләп күчү этабында. Бүген республика – электрон сертификатлар куллануда, Россиянең 85 төбәге арасында икенче урында. Электрон сертификатларның кулланылышы турында “Татар-информ”га Россия Федерациясенең Дәүләт чигендә чик буе һәм транспортта ветеринария контроле бүлеге башлыгы Илшат Мөхәммәтшин сөйләде.

“Татарстан электрон ветеринария сертификаты бирүдә алда бара. Ул бүген – РФ субъектлары арасында лидерлар рәтендә. Бүген без товар озата торган барлык документның 98 %ын электрон форматта бирәбез. Быел 3 млн 126 мең белешмә шушы программа нигезендә тутырылган", – диде җитәкче.

Аның сүзләренчә, “Меркурий” программасында тутырылган электрон документ товарның һәр адымын үтә күренмәле итеп күрсәтә. Ул “кырдан – кибет киштәсенә” принцибы белән эшли.

“Кәгазь документларның ялганын ясау бик җиңел. Аны юкка чыгарып та, булмаганнан бар ясап та була. Ә электрон сертификация һәр нәрсәне уч төбендәге кебек күрсәтә. Анда товар кайда үскән, кайда эшкәртелгән, ярымфабрикат булса, кайда тутырылуын – барысын да белеп булачак. Бу сатучы һәм кулланучы арасын көйли, сыйфатны арттырачак”, – ди җитәкче.

Илшат Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүгенге көндә Бөгелмә, Баулы, Чаллы, Әлмәт районнары электрон ветеринария сертификаты бирүдә Татарстан буенча лидерлар рәтендә. Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарында әлеге эш аксый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100