Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
“Бүген шәхси-хуҗалык һәм фермерларның 50-60 проценты “Меркурий” системасы белән эшләргә әзер”, – ди Булат Нуриәхмәтов.
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан җитештерүчеләре, барлык Россия төбәкләре белән бергә, 1 июльдән соң барлык терлекчелек продукциясен электрон сертификат белән генә озатырга тиеш. Татарстан эшмәкәрләре “Меркурий” системасы белән яхшы таныш. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Казан ветеринария бреләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов әйтте.
“Татарстан җитештерүчеләре продукцияне электрон сертификат белән озатуга 80-90 процент әзер. Ә шәхси хуҗалык һәм фермерларның 50-60 проценты инде “Меркурий” системасы белән эшли. 1 июльдән продукцияне кәгазь документ белән озату тыела. Шуңа күрә барлык товар җитешештерүче-эшмәкәрләр сатыласы продукциягә белешмәне “Меркурий” системасында электрон тутырырга тиеш була”, – диде мал табибы.
Булат Нуриәхмәтов сүзләренчә, шәхси эшмәкәр документны үзе тутырмаган очракта, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә ала.
“Компьютер белән азмы-күпме таныш булган җитештерүчеләр, документны үзләре тутырырга әзер. Әмма авылдагы шәхси эшмәкәрләрнең күпчелеге өлкән яшьтә. Алар, билгеле, компьютерга утырып, электрон ветеринария сертификаты тутырып җибәрә алмый. Бу очракта алар район ветеринария идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Электрон документы булмаса, продукция сатуга чыгарыла алмый”, – диде Казан ветеринария бреләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстанда бер айга 1млн 300 мең электрон продукция документы әзерләнә дип тә язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз