news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Электрон теркәү системасында катнашучы поездлар исемлеге киңәя

Пассажирлар электрон билетларны бу поездларга инде 1 декабрьдән рәсмиләштерә ала

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Билгеле булганча, Россия тимер юлларында билетларны интернет аша рәсмиләштерү практикасы моннан ике ел элек - 2007 елның маеннан кертелгән иде.Электрон билет алу өчен «Россия тимер юллары” җәмгыятенең рәсми сайтына (www.rzd.ru) кереп, сәфәр маршрутын, датасын һәм китү вакытын, поезд номерын һәм урынны сайлау җитә. Заказны раслау белән, урын резервлана. Шуннан соң пассажирның банк картасы реквизитлары кертелеп, билет хакы түләнә. Интернет аша алынган билетны «Россия тимер юллары» системасындагы һәр төрле кассадан уңайлы вакытта барып алырга була иде.

Хәзер кассага барып, электрон билетны махсус бланкта алу хаҗәте юк. Агымдагы елның 1 июненән билетларны электрон юл белән теркәү гамәлгә керде. Шулай итеп, поездга утыру өчен интернет аша чыгарылган электрон билет күчермәсе белән шәхесне раслаучы документны тәкъдим итү җитә. “Россия тимер юллары” җитәкчелеге аңлатуынча, бу пассажирлар уңайлыгы өчен эшләнә.

Электрон билет күчермәсе белән генә поездга утыру моңарчы 3 юнәлештә генә сыналды. Бу хезмәттән беренче булып “Мәскәү-Санкт-Петербург-Мәскәү”, “Мәскәү-Горький-Мәскәү” һәм “Мәскәү-Казан-Мәскәү” маршрутларына йөрүче пассажирлар файдаланды. 1 июньнән 31 октябрьгә кадәрге чорда 39 меңгә якын пассажир электрон билет рәсмиләштергән. Бу, әлеге поездларга “Россия тимер юллары” сайты аша рәсмиләштерелгән барлык билетларның 31 процентын тәшкил итә.

Тәҗрибәне уңышлы дип тапкан “Россия тимер юллары” электрон теркәү системасы кулланыла торган поездлар исемлеген киңәйтә. Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күрсәтү максатыннан, бу система ел дәвамында эшләүче тизьйөрешле поездларга кертелә. Алар юлга 2010 елның 14 гыйнварыннан кузгалачак. Пассажирлар электрон билетларны бу поездларга инде 1 декабрьдән рәсмиләштерә ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100