Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Электрон формада йөк йөртү документларын куллану 1 сентябрьдән мәҗбүри булачак
140 номерлы федераль закон 2026 елның 1 сентябреннән мәҗбүри рәвештә электрон формада йөк йөртү документларына күчүне таләп итә. Яңалык автомобиль, һава һәм тимер юл йөк ташуларына кагылачак, дип хәбәр итә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе.
Электрон форматка мәҗбүри рәвештә экспедитор документлары (экспедиторга йөкләмә, экспедитор һәм склад распискалары), һава транспорты өчен йөк накладнойлары, транспорт накладнойлары, шулай ук йөк йөртүгә заказлар (заявкалар) күчерелә.
Электрон форматта йөк йөртү документлары белән эшләү процесста катнашучыларның барысы өчен дә мәҗбүри була: йөк җибәрүче, ташучы һәм йөк алучы. Рәсмиләштерелгән документларны Россия Транспорт министрлыгы операторы булган дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС ЭПД) җибәрергә кирәк. Системага керү махсус операторлар аша башкарыла, аларның исемлеге министрлык сайтында бастырылган. Аларның эшчәнлеген Россия Федераль салым хезмәте көйли.
Салым хезмәте бизнеска инде хәзер үк пилот режимында контрагентлар белән үзара хезмәттәшлекне электрон формага күчерергә киңәш итә.
Темаларны җентекләп өйрәнү өчен бизнес һәм хакимият органнары вәкилләрен 2026 елның 25 мартында 10:00 сәгатьтә булачак бушлай вебинарга чакыралар. Тема: «Электрон ташу документларын куллануга күчү турында».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз