Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Электрон студент билетларын МАХ аша күрсәтеп булачак
Дәүләт Думасы цифрлы студент билетларын һәм зачет кенәгәләрен кертү турында закон проектын икенче һәм өченче укылышларда хуплады. Алар «Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм Max милли мессенджерында QR-код ярдәмендә кулланыла алачак. Бу хакта «Коммерсант» хәбәр итә.
Көтелгәнчә, электрон документлар кәгазь аналогларының барлык функцияләренә ия булачак: тиешле QR-кодны уку йортларына керү, уку өлгерешен контрольдә тоту, шулай ук студентларга каралган ташламаларны алу өчен (мәсәлән, юл йөрү билетын сатып алганда) файдаланып булачак.
Шулай ук законга әлеге документлардан алынган мәгълүматларны Дәүләт йомгаклау аттестациясенең федераль мәгълүмат системасында мәҗбүри рәвештә бастыру турындагы норма да кертелгән. Әмма оборона һәм милли иминлек белән бәйле югары уку йортларында белем алучы студентлар документларны бары тик кәгазь форматта гына алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз