news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Электрон сигарет тартуны гадәти тәмәкегә тиңләштерүче канун проекты карала

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте канунның якын арада кабул ителешенә өметләнә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Электрон сигаретларга да чикләүләр кагылырга тиеш, дип белдергән журналистларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте башлыгы Анна Попова. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Билгеле, вэйпларга (электрон сигаретларга да) традиционнарына булган кебек үк таләпләр кулланылырга тиеш", – дигән ул "Россия бизнесы атналыгы" конференциясендә.

Аның сүзләренчә, электрон тәмәке тартуны гадәти тәмәкегә тиңләштерүче канун проекты инде Дәүләт Думасына тапшырылган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте аның якын арада кабул ителүенә өметләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot