news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Электрон сертификат инвалидларга тернәкләнү чарасын сайлау мөмкинлеге бирәчәк

Социаль иминиятләштерү фонды сертификат иясенә тиешле акчаны күчереп куя да, кеше тернәкләнү өчен кирәкле әйберләрне билгеләнгән оешмалардан үзе сайлап ала.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Социаль иминиятләштерү фондының электрон сертификат дип аталган яңа сервисы инвалидларга тернәкләнү чарасын сайлау мөмкинлеге бирәчәк.

Моңарчы инвалидлар коляска, протез, подгузниклар һәм башка тернәкләнү чаралары белән дәүләт тарафыннан тәэмин ителүне күпмедер вакыт көтәләр иде. Көтеп тә, аларның сыйфатыннан зарланучылар булмады түгел.

«Электрон сертификатны кертү инвалидлыгы булган гражданнарга тернәкләнү өчен техник чараларны һәм протез-ортопедик эшләнмәләрне мөстәкыйль сайлау һәм сатып алу мөмкинлеге бирә», — диде Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фондының җитәкчесе вазифасын башкаручы Фердинат Закиров ведомствоның коллегия утырышында.

Электрон сертификат банк картасына охшаган түләү чарасы. Социаль иминиятләштерү фонды аның иясенә тиешле акчаны күчереп куя да, кеше тернәкләнү өчен кирәкле әйберләрне билгеләнгән оешмалардан үзе сайлап ала.

«Электрон сертификат ярдәмендә тернәкләнүнең индивидуаль программасында язылган җиһазларны гына алырга мөмкин. Аларны Социаль иминиятләштерү фонды төзегән каталогтан сайлап була. Каталогта тернәкләнү өчен техник чаралар исемлеге, аларның рәсемнәре, сатып алу урыннары күрсәтелгән», — диде Фердинат Закиров.

Фердинат Закиров сүзләренчә, әлеге проектка «Центринвест», «Альфабанк», «Русский стандарт» банклары кушылган. Февральнең икенче яртысында «Сбербанк» та кушылырга җыена. Бүгенге көндә техник чараларны «Озон» интернет-кибетеннән сайларга мөмкин. Аның каталогында инвалидларга кирәкле мең төрле җайланма барлыгы әйтелде.

«Бүгенге көндә безнең бүлекчәгә электрон сертификат алу өчен утыз татарстанлы мөрәҗәгать итте. Әлегә алар товар алырга өлгермәде. Сертификат белән бер ел эчендә кулланырга мөмкин», — диде Фердинат Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100